«Кряшен чибяре-2026» финалисты: София Самойлова
Республикакүләм Питрау фестиваленең «Кряшен чибяре-2026» финалистлар белән таныштыруны дәвам итәбез.
«Кряшен чибяре-2026» титулына ия булырга омтылучы кызның берсе — СОФИЯ САМОЙЛОВА.
Туган көне: 6 июнь, 2010 ел.
Кайдан: Тукай районы, Мәләкәс авылы
Уку/эш урыны: 10нчы класста укый
Девиз: авырлыклардан куркып, артка чигенмә, алга бар, сине уңышлар көтә.
Хобби: «Питрау» балалар фольклор ансамбленә йөри; «Яшьлек» бию коллективында шөгыльләнә; «Супер Кряшен» КВН командасында уйный.
Конкурста катнашу максаты: керәшен бай мирасына тагын да якынаю, аны өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру.
Бердәмлек нәрсә? Уртак максатларга ирешү өчен көчләрне берләштерү. Дуслыкта, ярдәмләшүдә һәм аңлашуда, аеруча катлаулы чакларда бер-береңә терәк булуда.
Керәшен хатын-кызы... бу дөньяның матурлыгы, аны табигать аерым наз белән яраткан. Ул — таң алды нуры, әле төшке кояшка әйләнмәгән, ләкин инде яктылык бүләк иткән.
18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2026» фестивалендә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар.
«Online кряшен чибяре» номинациясендә җиңүчене «Туганайлар» редакциясе оештырган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. Сайтыбызда кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!

Фото: Эльмира Шрыкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев