Көчебезне татулыкта күрсәтик
Бердәмлек сүзе тирән рухи мәгънәгә ия. Ул ата-бабаларыбызның батырлыгына, тарихыбызга хөрмәт белдерү һәм халык традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе дә. Россиядә халыклар бердәмлеге елы – бөтен дөньяга рухи байлыгыбызны, мәдәниятебезне, татулыгыбызны күрсәтү мөмкинлеге. Шушы уңайдан, карендәшләребез яши торган барлык төбәкләрдә дә төрледән-төрле чаралар уздырыла.
Үткәннән – киләчәккә
Башкортстанның Бакалы районындагы Яңа Илек авылы китапханәсендә “Үткәннән – киләчәккә” исеме астында фольклор кичәсе узды. Кунакларга халкыызның традицияләре дөньясына чын сәяхәт бүләк ителде. Чарада махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан якташлары, Яңа Илек мәктәп укучыларының «Бөрлегән» балалар фольклор ансамбле катнашты. «Дөнья» иҗат берләшмәсе члены, кызыксынулар клубына йөрүче Лидия Карпова кичәдә керәшеннәрнең кул эшләре үрнәкләреннән күргәзмә әзерләгән Ул 2019 елдан бирле туку белән шөгыльләнә, чарада үз куллары белән теккән керәшен традицион киеме турында сөйләде. Туку станогында мастер-класс үткәреп, кичәгә килүчеләрне осталык серләренә төшендерде. Керәшен ризыклары да кунакларны битараф калдырмады.
– Кичәдә катнашучылар керәшеннәрнең традицион татлы ризыгы һәм хуш исле чәй белән сыйланды. Китапханәче Надежда Белоусова оештырган бу кичә мәдәни мирасны саклауның мөһимлеген искәртә, илебез халыклары бердәмлеген ныгыта, – дип әйтте директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Елена Кудряшова.
«Туган җиремнең уңган-булган улы»
Һәр кешенең тарихы үзенең туган нигезеннән, авылыннан, туган ягыннан башлана. Питрәч төбәге үзенең халкы – терлекчеләре, игенчеләре, укытучылары, табиблары, фән докторлары, профессорлары, язучылары һәм композиторлары белән дан тота. Керәшен Сәрдәсе китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә, менә шундый кешеләрнең берсе – авылдашлары, Казан дәүләт аграр университеты доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Павел Семенов белән очрашу оештырды. Павел Семенов – Татарстан фәннәр академиясе Мәрҗәни исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены, «Керәшен халык әкиятләре», «Казан шәһәре керәшен педагогия техникумы чыгарылыш укучысы истәлекләре», «Д.Г.Саврушевский, Керәшенчә шигырьләр җыентыгы» китапларының җаваплы мөхәррире.
– Очрашуда Павел балачак истәлекләре белән уртаклашты, шулай ук, аның әти-әнисе дә чыгыш ясады. Әнисе Ольга Семенова һәм иң кече энесе Егор тамашачыларны иҗади номерлар белән дә сөендерделәр. Укытучыларының, китапханәче Лидия Яковлеваның чыгышлары да кызыклы булды. Матур җырлар яңгырады, – дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов.
Балалар тамакса ясый
Чистай шәһәренең 2нче гимназиясендә Бахта клубы белгечләре балаларны тамакса ясарга өйрәттеләр.
«Проект «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында тормышка ашырылды. Чара мәдәни кыйммәтләрне саклауның һәм халык мирасын яшь буынга тапшыруның ачык мисалы булды. Талантлы балаларыбыз белән горурланабыз һәм мондый инициатива өчен оештыручыларга рәхмәтлебез», – дип әйтә укытучылар.
Колышчы белән Балык Бистәсе арасы
Мамадыш районының Колышчы авылы халкы өчен Балык Бистәсе районының авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре концерт-тамаша күрсәтты. Концертның режессеры, сәхнәгә куючысы – Кызыл Йолдыз клубы җитәкчесе Лариса Кибякова.
– Сугыш чорында кыр госпиталендәге вакыйгага багышлаган «Ак күбәләкләр» тамашасы күңелләрне дулкынландырды. Госпиталь тормышы. Яшь шәфкать туташлары һәм госпитальдәге яралылар бергә куйган концерт. Сугыш бетү куанычы. Тамаша безнең көннәргә тоташа. Җиңү яулаган бабайларның оныклары кулларына корал ала... Бу концерт-тамаша илебез сагында торучы батыр ир-егетләргә багышланган бәйрәм – 23 февраль көненә әзерләнгән. Тамашачылар баянга кушылып җырланган элгәреге моңлы җыруларны рәхәтләнеп тыңлады. Баян дигәннән, анысында да күпләргә таныш, керәшеннәр арасында билгеле зат – Юрий Гордеев уйнады. Хатыны Зоя белән парлап башкарган матур җырлары белән дә куандырды алар. Шушы бәйрәмне бүләк иткән күршеләребез – Балык Бистәсе районы мәдәният йорты хезмәткәренә Колышчы халкы бик рәхмәтле, – дип язды Колышчыдан Валентина Максимова.
Буыннарны бәйләгән җеп
Мамадышның «Квантум» балалар иҗат үзәгендә «Хикәяләр чемоданы» проекты тормышка ашырылды. Анда Җөри, Дүсмәт мәктәпләре һәм район үзәгеннән керәшеннәр катнашты. Алар үзләренең гаилә мирасларын гади чемоданга тутырдылар, күргәзмә дә ясадылар. Чемоданнар эчендә — тулы бер тормыш: әби-бабайларның җылысын саклаган киемнәр, фотолар, медальләр, хатлар, көнкүреш әйберләре һәм шәхси әйберләр. Биредәге һәр экспонат — буыннарны бәйләгән җеп. Традицион конкурслардан аермалы буларак, «Хикәяләр чемоданы»нда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк. Төп максат — хатирәләр аша үткәннәр белән уртаклашу, аны халык мирасы итү мөмкинлеге. Күргәзмәне әзерләгән укучыларга һәм укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Яңартылган «Хикәяләр чемоданы» күргәзмәсен 9 майда — Бөек Җиңү көнендә, теләгән һәркем карый алачак.
Укучылар «Мирас» белән танышты
Мамадышның К.Вәлиев исемендәге 2нче лицей укучылары керәшен киеме һәм бизәнү әйберләре белгече, Колышчы авылында яшәүче этнограф Валентина Максимова, шулай ук, Раиса һәм Борис Усачевлар гаиләсе белән очрашу үткәрделәр. Кичәдә керәшен этнографиясенә һәм культурасына багышланган һәм әле күптән түгел генә басылып чыккан «Мирас» («Наследие») җыентыгы турында да сөйләделәр. Валентина Петровна китап өстендә эшләүгә, аның әһәмиятенә тукталды. Укучылар керәшен киемнәрен, бизәнү әйберләрен, чигүле бистәрләрне зур кызыксыну белән карадылар. Алар, шулай ук, керәшеннәрдә сакланган сирәк исемнәр һәм борынгы сүзләр турында да белделәр. Керәшеннәрнең элгәреге уеннарын да уйнадылар. Очрашуда Мамадышның «Урагай» керәшен фольклор ансамбле чыгыш ясады. Соңыннан, Валентина Максимова китапханәгә «Мирас»ны бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев