Керәшеннең яраткан төсләре – ак, кара, кызыл
Мамадыш районының Колышчы авылыннан керәшен киемнәре буенча белгеч Валентина Максимова традицион хатын-кыз күлмәген тегергә кирәклеген искәртте.
Валентина Петровна – халкыбызның мирасын саклау һәм аны яшь буынга тапшыру буенча бар җанын биреп, янып-көеп йөрүче асыл карендәшебез. Мәдәни чарамы, фәнни конференцияме, әллә инде яшьләр кичәсеме – барысында да катнашып, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Республикадагы бик күп керәшен фольклор ансамбльләренә милли кием буенча үзенең киңәшләрен биреп, сокланырлык костюм үрнәкләре текте ул.
«Төсләр турында әйткәндә, шуны истә тотарга кирәк. Керәшеннәрнең борынгыдан килгән өч төсе – ак, кара, кызыл. Калган төсләр бик аз, саклык белән кулланылган. Әмма бүгенге ансамбльгә йөрүчеләргә бу турыда аңлату файдасыз, чөнки аларның аңлавынча әбиләр сарыдан, яшелдән, карадан һәм башка шундый сатин күлмәкләрдән йөргәннәр. Ә хәзер искә төшерик, әбиләрнең иң өлкәннәре 90ны узган. Уенда йөрер чаклары, сугыш арты – иң хәерче, иң авыр елларга туры килгән. Кибеткә 50нче елларда кайта башлаган, азмы-күпме товар, мисал өчен, сары сатин. Акчасы булганы, булмаганы бурычка 4-5 метр сары сатин ала. Түгәрәк уенда 7-8 җитү кыз сары сатин күлмәктән, альяпкычтан булган. «Күрше авылда – Сабантуй, алар өстендә дә сары сатин, ә җук, әнә ич Урманчыдан чия төсле күлмәктән барсы?!» Менә сезгә безнең әбиләр...Безнең әбиләр үзләре өйдә шакмаклы суккан материалдан күлмәк-алъяпкычлар кигәннәр. Әмма шакмагы эре булмаган, алъяпкычлар өчен генә эре шакмак яисә, алмалап (бизәкләп) сукканнар.
Ә бит хәлле, бай керәшен хатыннары да булган. Аларның күлмәк өлгеләре үзгәрмәгән хәлдә, төрле манфактура тукымаларыннан да тегелгән. Күбрәк куе чия, кызгылт төсләрне сайлаганнар, җәйге җиләннәрне дә затлы жаккард ефәкләрдән, бәрхеттән теккәннәр. Керәшен җиләннәренең элекке өлгеләрен бозмыйча, бүгенге материаллардан да тегеп була, чөнки алар уникаль өлгеләр. Күлмәкләрнең өлгеләрен үзгәртүдә дә мәгънә юк, киресенчә, ничек бар – шулай булса,отышлырак. Үрнәк өчен, әлеАллага шөкер, сандыкларда да киемнәр бар. Иренмичә, үз ягыңныкын эзләп тап та, ательега илтеп бир, югыйсә. Юк шул, “каш ясыйм дип, күз чыгарабыз”. Имеш заманадан, башкалардан калышмыйбыз!
Шушы замана киемнәре аша киләчәк буын керәшен киемен өйрәнәчәк инде... Бу бик зур югалту, йөзебезне югалту. Шуны онытмасак иде...».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев