Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшеннәрнең җырулары үткен фикергә бай

Әлеге жырларның сүзләрен укыгач, халкының поэтик рухына сокланмый мөмкин түгел.

Чәчләремне биштән үрер идем,
Чәчен биштән үргән димәсләр,
Сезнең өчен генә үләр идем,
Сезнең өчен үлгән димәсләр.

Сызгырадыр елан, ай, сызгыра.
Саздагы ла сары бака өчен,
Туганайлар, сезгә мин әйтәмен,
Ташлашмыек алла хакы өчен.

Биеккәй тауның, ай, башында
Жир җиләге тездем тезләнеп.
Сез туганнардан аерылгач,
Минем жаннар җөрер эзләнеп.

Биеккә тауның, ай, башына
Печәннәрдән кибән кем куйган?
Ашыек, эчиек без, туганнар,
Ашам-эчүләрдән кем туйган.

Туп-туп та баскан туры атның
Су җыела баскан эзенә;
Ышанам, туган, мин үзеңә,
Ташламам дигән сүзеңә.

Туп-туп баскан туры атым
Урта юлларына бер баса;
Бу илләргә ничек килер ием,
Сез туганнарым ла булмаса.

Урман ди буйлары имәнлек,
Имәнлек буйлары игенлек.
Ул, ди, игеннәрне бергә игиек,
Гомерләргә бергә йөриек.

Ак оннардан камыр ла издермәм,
Изсәм дә лә, кешегә сиздермәм.
Җанымнан да якын туганнарны
Үзем үлмиенчә биздермәм.

Ишек алларым таслы үлән,
Таслы үләннән лә, килмә, юлдан кил!
И туганкаем, сина әйтәм:
Сагындырып килмә, ел да кил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев