Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Керәшеннәр җыелма команда»сы «Әйдә, ШаяРТ»ның чирек-финалында катнашачак

2 июньдә 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2025 ел сезонының чирек финал уены була.

Бер кичтә ике уен узачак. Беренчесе 18.00 сәгатьтә башланса, икенчесе 19.30 сәгатьтә старт алачак. Һәр уенда командалар арасында 50шәр мең сум уйнатыла. Акчалата бүләк җиңүчеләр киләсе этапка узачак.

Беренче уенда түбәндәге командалар көч сынашачак: «Башкорт лигасының җыелма командасы» (Уфа, Башкортстан Республикасы), «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ, Казан), «Әтнә шутниклары» (Әтнә районы), «Сугангстеры» (Казан), «Керәшеннәр» җыелма командасы, «Апасныйлар» (Апас районы), «Ничек бар, шулай» (Саба районы), «Дөбер-шатр» (Сарман районы)».

Икенче уен 19.30 сәгатьтә башланачак, биредә әлеге командалар уйнаячак: «Сабалета» (Саба районы), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты, Казан), «Безнекеләр» (Чирмешән районы), «Супер керәшен» (Тукай районы), «Татмак» (Кама Тамагы районы), «Белем сакчылары» (Нурлат районы), «Мәхәббәт» (2 нче номерлы гимназия, Чаллы шәһәре), «Казан яшьләр лигасы»ның җиңүчесе.

Уенчыларга Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы һәм «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, популяр башкаручы Лэйна һәм җәмәгать эшлеклесе, «Копилка счастья» хәйрия проектына нигез салучы, лайфстайл-блогер Алинә Гыймалтдинова бәя бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев