Керәшен Сәрдәсеннән тегүче Ольга Семёнова: «Гади мавыгудан башланган шөгылем бер миссиягә әверелде»
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән Ольга Семёнова 20 ел мәктәптә укытучы булып эшләгәннән соң, үз халкыбызның мәдәни мирасы сагына баса.
Ольга Семёнова — Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән. Мәктәп тәмамалагач, Казанга бухгалтерлыкка укырга китә. Туган авылына кайтып гаилә кора, дүрт малай үстерә.
20 ел мәктәптә укытучы булып эшләгәннән соң, ул үз халкыбызның мәдәни мирасы сагына баса.
Хәзерге вакытта Ольга Дмитриевна авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшли. Ләкин аның төп шөгыле — җепләр, тукымалар ярдәмендә борынгы бизәкләребезне яңартып, мирасыбызны яшәтү. Аның төп коралы компьютер да, башкасы да түгел, ә энә белән җеп.
«Безне тегәргә һәм бәйләргә әни өйрәтте. Кичләрен чигү чигеп утыра идек», — дип искә ала ул үзенең балачак кичләрен. Бу мавыгу гына түгел, ә йортны матурдан-матур чигүле әйберләр белән бизәү, табигый тормыш рәвеше була.
Башта тәрәзә пәрдәләре, аннары балалар өчен уенчыклар тегә. Шул мавыгуы аның күңелендә бәләкәй улына милли керәшен күлмәге тегү теләге уята.
«Өлгеләрне кайдан алганымны хәтерләмим. Бу эш миңа ошап китте. Гади мавыгудан башланган шөгылем бер миссиягә әверелде», — дип елмаеп сөйли оста.
.jpg)
Сльга Дмитриевна борынгы үрнәкләрне күчереп кенә калмый, ул аларга заманча сулыш өрә. Беренче өлгене күрше әбидән алган булса, хәзер инде ул милли күлмәкләр, алъяпкычлар, баш киемнәрен оста тегә. Аның һәм якыннарының гардеробында — дистәләгән уникаль киемнәр.
Ул киемнәр музей экспонатлары түгел. Аларны Пасхада киеп, күкәй җыярга чыгалар, төрле конкурсларда да катнашалар. Килененә кәбен койдыру өчен күлмәк, тамакса һәм сүрәкәне дә Ольга Дмитриевна үзе теккән.
«Заманча киемнәрдән аермалы буларак, бу күлмәкләр эшләгәндә дә, йөргәндә дә бик уңайлы», — дип әйтә Ольга Дмитриевна.
Төп эшне чигү белән бергә алып бару кыен түгел дип әйтә оста.
«Чигү — күңел өчен. Чиккәндә барысы да онытыла, күңел тынычлана. Шул чигүләр, бизәкләр дөньясында яшисең кебек», — дип әйтә.
.jpg)
Үзе шулай дип әйтсә дә, бу сабырлык һәм осталык таләп итә торган тырыш хезмәт. Бер күлмәкне өчен тегү бер көннән башлап, бер атнага кадәр вакыты китә.
Ольга Дмитриевна үз осталыгына башкаларны да өйрәтә. Мәктәптә һәм мәдәният йортында балалар өчен мастер-класслар үткәрә, аларга тамбур чигү алымын күрсәтә. Ул традицияләр югалмасын өчен тырыша.
«Йола-гадәтләребезне, әби-бабаларыбыз эшләрен беркайчан да онытырга ярамый. Моны буыннан-буынга тапшырырга кирәк. Әгәр дә без шөгыльләнмәсәк, балаларга без өйрәтмәсәк, еллар үтә-үтә, барысы да онытылачак. Ничә яшьтә булсаң да, чигәргә күлмәкләр тегәргә өйрәнү, өчен соң түгел», — дип әйтә Ольга Семёнова.
Зухра Галимуллина фотолары, Питрәч-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев