Керәшен Сәрдәсеннән Ольга Маннапова бала чагыннан ук бәйләргә яраткан
Элгәре Россиянең төрле төбәкләрендә халык арасында энә белән бәйләү киң таралган булган. Һәр төбәк халыклары үзләренчә үзенчәлекле итеп бәйләнгән әйберләрдән файдаланганнар, бизәкләре һәм төсләрне төрле булган.
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегендә яшәүче Ольга Маннапова бала чагыннан ук бәйләргә яраткан. Ольга Владимировна хәзер лаеклы ялда һәм балалары, оныклары өчен әле дә носкилар бәйли.
"Бәйләү ул элгәредән килгән гадәт. Миңа бәйләргә әбием кечкенә чагымда ук өйрәтте. Беренче үземә носки бәйләдем, ә икенче эшем бигрәк тә хәтеремдә әйбәт сакланган. Ул кечкенә генә бияләй иде. Аның өстенә төсле җепләр белән бәйләп әтәч рәсеме ясадым. Минем үземә кечерәк булды, шуңа, үземнән кечерәк булган сеңелләрем киде. Әби утыртып куя иде, "әйдә кызым бәйләргә өйрән" дип. Үсә төшкәч күп әйберне үзебез бәйләп кия идек. Хәзерге кебек кибетләрдән сатып алу мөмкинлеге юк иде бит, күлмәген дә, свитерларын да үзебезгә матурлап бәйли идек. Әле бер күлмәгемне күпмедер кигәч, яңадан сүтеп, башка төрле формада иттереп бәйләгәнем исемдә. Төрле журналларда бирелгән бәйләү үрнәкләрен куллана идек", - дип сөйләде Ольга Маннапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев