Керәшен Сәрдәсеннән балта остасы Николай Дмитриевның эшләре авылга ямь өсти
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Николай Дмитриев агачтан ниләр генә ясамый.
Кулдан ясалган әйберләр бүгенге көндә дә игътибар үзәгендә. Агач кисү кемгәдер – һөнәр, ә кемгәдер – сәнгать. Эшен зурлаган кеше нинди генә эшкә тотынмасын, аны җиренә җиткереп башкара.
Керәшен Сәрдәсеннән Николай Дмитриевич агачтан үз куллары белән төрле әйберләр ясый: зәвык белән эшләнгән өстәл һәм урындыклар, кухня җыелмасы, сыерчык оялары, кирәк булса, эт оясын да эшли ала. Үз йортындагы кроват, тумбочкалар да агачтан үзе эшләгән.


«15 ел элек бу эш белән шөгыльләнә башладым. Башта үзем өчен өстәлләр, урындыклар ясый идем. аннары сыерчык ояларын да ясый башладым. Интернетта төрле кызыклы әйберләрне күреп алып, аларны да ясап карау теләге туды. Агачтан эшләнгән әйберләр нык була шул инде», – дип сөйли Николай дәдәй.
Аның эшләре авылга бер ямь өстәп тора.
«Николай Дмитриевич эшләгән мунча буралары ярты авылны җылыта. Чишмә бурасы бөтен авылны шифалы су белән тәимин итә, кое, тегермәннәре авыл башында каршы алып, бар кешене сокландыра», – дип әйтә авылдашлары.
Николай дәдәй үзе дә горурланып «Үзем өчен түгел, халык өчен башкарам бар эшемне!» ди.
Евдокия Никитина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев