Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсенең «Чулпы» ансамбле «Балкыш» фестивалендә катнашты

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылындагы «Чулпы» халык фольклор ансамбле һәм аның актив солистлары Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның IX «Балкыш» Республикакулэм фестивальдә катнаштылар.

11 февральдә район мәдәният сараенда ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның IX Республика «Балкыш» фестиваленең муниципаль этабы узды. Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстанда Ватанны саклаучылар һәм хезмәт батырлыгы елына, шулай ук республика ветераннар оешмасының 40 еллыгына багышланган бәйгедә районның «көмеш яшь» вәкилләре арасыннан иң сәләтлеләре җыелды. Питрәчтә узган «Балкыш» ветераннар иҗатның яшь чикләрен белмәвен исбатлады.

Җиңүчеләр дипломнарын алып, киләсе турга чыгучылар арасында «Чулпы» ансамбле дә бар.  Солистлардан Ракыя Никитина, Лира Карташова, Елена Дементьевага да Диплом тапшырылды.

Айдар Маннапов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев