Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә махсус хәрби оперциядә һәлак булган Дмитрий Канашев истәлегенә мемориаль такта ачтылды

Бу хакта безгә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе мәктәбе директоры Нина Фадеева хәбәр итте.

Кичә Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә зур һәм әһәмиятле вакыйга булды: СВОда хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Канашев Дмитрий Ивановичка мемориаль такта ачтылар.

“Элеккеге укучыбыз Канашев Дмитрий Ивановичка мемориаль такта ачылды. Бу мизгелдә безнең күңелләрдә Диманың мәктәп еллары, аның башлангыч класслардагы шатлыклы мизгелләре, чыгарылыш кичәсендәге хисләр яңарды. Укытучылар буларак, без һәрвакыт укучыларыбызны күңелебездә саклыйбыз. Алар безнең өчен укучылар гына түгел, ә безнең йөрәкләребездә урын алган, безнең яныбызда үскән, безнең күңелебездә булган кешеләр. Без аларны ата-аналардан ким яратмыйбыз, чөнки без аларны яхшы беләбез, хәтта, кайвакыт әти-әниләрдән дә күбрәк беләбез. Район җитәкчелегенә, коллективка, укучыларга һәм ата-аналарга ярдәмнәре һәм аңлаулары өчен зур рәхмәт. Без бергәләп бу авыр вакытта бер-беребезгә терәк булып торабыз.

Җир йөзендә тынычлык булсын, шундый кайгы кичергән ата-аналарга сабырлык бирсен. Ватаныбызны саклаучыларга рәхмәт, сезнең батырлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз мәңге күңелләрдә сакланыр”, – диде Нина Валентиновна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев