Керәшен Сәрдәсе волонтерлары маскировка челтәрләре үрә
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен челтәр үрү буенча волонтерлык акциясе актив дәвам итә.
Бу инициатива авыл мәдәният йорты хезмәткәрләрен һәм җирле халыкны берләштерде.
«Башта эш өчен китерелгән төрле материаллар кулланылды, әмма хәзер волонтерлар үзләре алып килгән чимал белән эшли. Бүген инде 4 ясалма челтәр әзер, әмма алда әле күп эш бар. Аеруча да игътибарга лаеклысы шул: волонтерлар арасында 70 яшьтән өлкән кешеләр дә бар, аларның кайберләре акциядә беренче көннән үк катнаша. Бу эш «Питрәч районының Көмеш волонтерлары» программасы кысаларында бара, авыл халкының искиткеч бердәмлеген һәм ватанпарвәрлеген күрсәтә», – дип яздылар Керәшен Сәрдәсе мәдәният йортыннан..
Актив катнашучыларның берсе, 74 яшьлек Ольга Харитонова болай ди:
«Безнең үрелгән челтәрләребез егетләребезнең гомерен сакласын. Алар исән-сау, җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтсыннар. Аларга ярдәм итә алуыбыз белән горурланабыз, бар җылыбызны, тырышлыгыбызны аларга бирәбез».
Башка бер волонтер, Ольга Маннапова өсти:
«Өйдә дә хәзер эссе вакыт. Ләкин, беренче чиратта, челтәрләрне тизрәк үреп бетерергә кирәк. Көндәлек эшләрне тиз генә башкарып, клуб янына ашыгабыз. Безне үрелгән челтәрләребез егетләребезнең гомерен саклавы, җиңүне якынайтуы турындагы уйлар илһамландыра».
Фото Айдар Маннапов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев