31 октябрьдә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортында дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне, шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган тантаналы концерт узды.
Чара Керәшен Сәрдәсе мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре, авылның сәнгать үзэшчәннәре һәм күрше Иске-Йорт мәдәният йортыннан Сафина Гүзәл катнашында оештырылган. Концерт буыннар бәйләнеше, дуслык һәм бердәмлек мәгънәсе турында пролог белән башланып киткән.
«Әлбәттә, төп тема — Россия Федерациясе территориясендә яшәүче барлык халыкларның, төрле милләт, тел һәм диннәренә карамастан, бердәмлеге һәм дуслыгы хакында булды. Концертта төрле халыкларның җырлары яңгырады: рус, керәшен һәм татар җырлары. Айдар Маннапов һәм Ольга Семенова бу чара өчен махсус өйрәнеп, дуслык турында күңелле үзбәк җырын башкардылар, ә Лидия Яковлеваның сөйләгән сүзләре шулкадәр тирән мәгънәдә булды ки, беркемне дә битараф калдырмады. Сәхнәгә «Чулпы» фольклор ансамбле керәшеннәрнең борынгы җырулары белән чыккач — хисләр әйтеп бетермәслек иде», — дип сөйләде Айдар Маннапов.
Фотолар: Евдокия Никитинадан
Нет комментариев