Керәшен Сәрдәсе «Гөргөри кияүләре» спектаклен куйды
Питрәч районында атналык театр марафоны башланып китте. Марафонны «Сәрдәлеләр» театр коллективы ачты.
Район мәдәният йортында театр марафоны башланып китте. Анда бер атна буе, районның төрле авыллары спектакль күрсәтеләчәк. Иң беренчеләрдән булып, Керәшен Сәрдәсеннән «Сәрдәлеләр» театр коллективы Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» спектаклен тамашачыга тәкъдим итте.
«Сәрдәлеләр»нең бу спектакльне сайлавы да юкка гына түгел, чөнки алар йолаларыбзга сакчыл карыйлар.
«Гөргөри кияүләре» – иң танылган спектакльләрнең берсе. Комедия тормышны чагылдыра. Гөргөри дәдәй кызы Үринәне элгәречә, керәшен йолалары белән кияүгә бирергә җыена. Кызын кияүгә сорап килгән 3 егеткә — Васька, Җаграп, Микуш — төрле сынаулар әзерли. Димче җибәрергә, элгәреге йолаларны үтәргә, җырга, биюгә осталыкларын күрсәтергә куша.
Тамашачылар актерларны җылы каршылаганнар: рәхәтләнеп көлеп, кул чабып, спектакль беткәч тә артистларны сәхнәдән җибәрми торганнар.
Айдар Маннапов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев