Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Керәшен рухы һәм кул эшләре»: Чистайдан Анна Карликова күпләргә үрнәк

Чистай районының Чуваш Ялтаны авылында яшәүче Анна Карликова, тугызынчы дистәсен вакласа да, тормыш дәрте һәм активлыгы белән сокландыра.

Аның газета турындагы фикерләре, шигырьләре «Туганайлар»да еш урын ала. Анна түти, керәшен булуның мәгънәсен аңлатып:

«Мин — керәшен»  дип әйтү генә җитәрлек түгел, ди. Аның фикеренчә, чын керәшенлек «Туганайлар» газетасына язылып, аны укып баруда чагыла. «Аптырыйм мин, үз газетабызга ничек язылмыйча, үз нәселеңнең, үз халкыңның тарихын белмичә калырга була?!», – дип, ул газетаның әһәмиятен ассызыклый.

Күптән түгел Анна апа редакциягә шалтыратып, үзенең кул эшләре турында сөйләде һәм фотоларын юллады. Ул бәйләргә һәм чигү чигәргә бик ярата икән.

«Әз генә бу эшкә тотынмый торсам да, күңелгә нидер җитми, көнем бушка уза кебек», – дип, ул кул эшләренә булган мәхәббәтен белдерә.

Анна Карликованың тормыш юлы, керәшен мәдәниятенә тугрылыгы һәм кул эшләрен сөюе күпләргә үрнәк булып тора. Аның мисалында, яшькә карамастан, актив тормыш рәвеше алып баруның, үз халкыңның тарихын һәм мәдәниятен саклауның мөһимлеген күрәбез.

Любовь Ямщикова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев