Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Мәлемендә авыл көне онытылмаслык бәйрәмгә әверелде

Элҗен көнне, 2 августта, Зәй районының Керәшен Мәлеме авылында авыл храмында бәйрәм уңаеннан акафист укылган, ә аннан бәйрәм Сарбай чишмәсе янына узган.

Сарбай чишмәсе янында бик матур ял итү урыны булдырылган: веранда корылган, зур өстәл, шашлык, пылау пешерер өчен мич тә бар.  Мәлемлеләргә шундый матур җирдә бер очрашып, ял итеп аралашу өчен менә дигән мөмкинлек булды бу, дип хәбәр итә «Зәй офыклары».

Бәйрәмне район мәдәният йортының автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова алып барган. Сагынып көтелгән бәйрәм уеннар, конкурслар, керәшен җырулары белән үрелеп барган. «Җиләк» һәм «Сөмбелә» ансамбльләре катнашкан.

Авыл көнендә тыл ветераны Ульяна Пущаевага, уллары махсус хәрби операциядә булган әти-әниләргә, авыл активистларына Зәй муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова, район керәшен җәмгыяте җитәкчесе Петр Минеев бүләкләр тапшырган.

Бәйрәмдә махсус хәрби операциядә катнашучы Сергей да булган. Ул мобилизациянең беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына басты. 

Бәйрәмнең тагын бер күңелле мизгеле — Сарбай чишмәсенә авылның Ак дәдәе, Керәшен Мәлемен төзекләндерүдә бик күп игелекле эшләр башкаручы Владимир Уразайкин исеме бирелүе. Моннан өч ел элек Владимир Уразайкин ташландык хәлгә килгән Сарбай чишмәсен өр-яңадан торгызган. Бу чишмә бүгенге көндә Мәлем авылының иң матур урынына әверелгән.

Сарбай — авылның Ак дәдәе Владимир Уразайкин чишмәсе янында мәлемлеләр, читтә кайткан авылдашлар бик озак үткәннәрне искә төшерделәр, сөйләшеп сүзләре бетмәде.

Фотолар җирлектән.

Клара Ермолаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев