Керәшен кызлары Мамадышта узган спартакиадада призлы урынны алды
Мамадышның «Олимп» боз сарае стадионында укучыларның җиңел атлетика буенча ярышы узды.
Районкүләм XXII «Өметләр старты» («Старты надежд») спартакиадасы кысаларында мәктәп укучыларының җиңел атлетика буенча беренче ярышы оештырылды. Ярышта 24 белем бирү учреждениесеннән барлыгы 120 бала катнашты. Малайлар – 1 километр, кызлар 500 метр дистанциядә ярышты. Алар арасында керәшен балалары да бар иде.
Шәһәр мәктәпләрендә укучы кызлар арасыннан игезәк карендәшләребез Алина һәм Лиана Антоновалар үзләренең җиңел атлетика осталары икәнлекләрен расладылар. Мамадыш шәһәренең 4нче мәктәбендә укучы бу игезәкләрдән Алина – 1нче, Лиана – 3нче урында.
Авыл мәктәпләре арасындагы кызлар ярышында Колышчыдан Арина Трушова призлы урынга ия булды. Түбән Сон мәктәбендә белем алучы Арина – 3нче урында. Бу – Аринаның шушы елдагы уңышларыннан тагын берсе. Ул, Җөри авылында уздырылган Питрау бәйрәмендә Мамадышның «Кряшен чибяре — 2025» титулын яулаган иде.
Фотолар: «Есть контакт Мамадыш» төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев