Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Казысында беренче Троица чиркәве 1904 елда төзелә

Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылында 2013 елның 28 ноябрендә яңа чиркәү яна.

Керәшен Казысына килеп керүгә, тигез юлларны, ерактан ук күзгә ташланып торган часовняны, чиркәүне, табигатенең матурлыгын күргәч, авыл һавасын сулагач, рәхәт булып китә.

Авылда Троица чиркәве 1904 елда төзелгән булган. Ул 1939 елда ябылган, ә бинасында төрле елларда — башлангыч мәктәп, ашлык саклау склады булган. 1975 елда аны сүтәләр. 2006 елны шул чиркәү урынында, Владимир һәм Николай Харитоновлар акчасына яңасы төзелә. 2013 елның 28 ноябрендә бу яңа чиркәүне яндыралар, аның кирпеч нигезе генә утырып кала. 

2015 елда чиркәү яңадан төзелә. Чиркәүдә келәүләр үтә, священниклар Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан чакырыла. Кәбен койдыру, бала чумылдырулар да шунда башкарыла. Чиркәү бакчасында карлыган куаклары бик күп булган, хәзерге вакытта алмагачлар гына калган. 

Алина Кондратьева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев