«Керәшен чибәре» конкурсына гаризалар кабул итү башланды
Республика күләмендәге «Керәшен Чибәре-2025» талантлы керәшен кызларының конкурста катнашуын көтә.
Конкурста 17-28 яшьтәге һәрбер керәшен кызы катнаша ала. Аларның халкыбыз культурасын, мәдәни кыйммәтләрен, борынгыдан сакланып килгән традицияләрен өйрәнүдә һәм саклауда үз өлешләрен кертергә омтылулары шарт.
«Керәшен Чибәре»нең финалына кадәр кызлар башта әле өч этапта көч сынашачаклар.
Беренче этапта кызлар конкурста катнашу өчен рәсми портал аша заявка-гариза бирергә тиешләр. Аны кабул итүнең соңгы көне — 28 май.
Икенче сайлап алу этабы Казанда була (көне алдан хәбәр ителәчәк).
Өченче әзерлек этабы 12-15 июньдә Казанда оештырыла. Ул этапта кызларга конкурс сәхнәсендә чыгыш ясау өчен әзерләнергә белгечләр ярдәм итәчәк.
«Керәшен Чибәре» конкурсының финалы 19 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы «Питрау» республика керәшен культурасы бәйрәмендә була. «Керәшен Чибәре-2025» титулы иясе һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланачак. Аларга бүләкләр тапшырылачак.
Конкурста катнашу өчен шушы сылтамага басып гариза тутырырга кирәк.
Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8-905-317-28-98, Лиана Самойлова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев