Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен авылларының кышкы матурлыгы - фотоларда

Кыш – ул елның иң салкын фасылы. Алтын көз үтеп киткәч, «таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп», кыш килә.

Ул килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, җиргә коелалар. Шулай итеп, кыш үзенең ак келәмен җәя. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та салкынча елмая. 

Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән матур.

«Кышкы табигать искиткеч матур, агач буйларыннан узып киткәндә, үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең. Андагы гүзәллекне сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Тыныч авыл урамнары, чана, кеше, эт эзләре калган юллары искиткеч матур», –  ди кышның сихри матурлыгын фотога төшереп җибәрүче Зәй районының Сарсаз-Баграждан Александр Биканов.

Менделеевскиның Сәйтәк авылыннан клуб җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина да авылның кышкы күренешләре фотоларын җибәрде.

Мамадыш районыннан Әрчәнтәй дәдәй дә кышкы фото җибәргән.”Карагыз әле, нинди матурлык!”, – дип тә өстәгән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев