Керәшен авыллары мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады
Кайбыч районының Хуҗа Хәсән, Зәй районының Сәвәләй, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре ничек узганын барладык.
Сизми дә калганбыз, әле генә сентябрь иде, инде уку елы да тәмамланды. Мәктәпләрдә чыгарылыш класс укучылары тормышның яңа этабына аяк басырга әзерләнә, калган укучылар өчен җәйге каникуллар башланды.
Кайбыч районының Хуҗа Хәсән мәктәбендә 11 классны дүрт укучы тәмамлаган, шуларның берсе медальгә лаек булган. 9ны тәмамлаучы тугыз укучының өчесе гел «5»ле билгеләренә бетереп чыга мәктәпне. Бәйрәмгә район һәм республика җитәкчеләре килгән, укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны тәбрикләгән.
Мәктәп директоры Надежда Николаевна:
“Укучыларыбызның укуларын яхшы билгеләргә генә тәмамлавы бик сөенечле. Соңгы кыңгырау бәйрәменә мәктәпкә кунаклар да килде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, район мәгариф бүлеге башлыгы Илмас Хәмидуллин.
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 9 һәм 11 классларны тәмамлаучыларны котлады, сабырлыклары һәм профессиональлекләре өчен педагогларга һәм, шулай ук, укучыларга сәләтләрен ачарга, көчләренә ышанырга һәм үз юлларын сайларга ярдәм иткәннәре өчен ата-аналарга рәхмәт белдерде”, – дип хәбәр итте.
Зәй районының Сәвәләй авылында да соңгы кыңгырау яңгыраган. Укучыларны район башлыгы урынбасары һәм авыл җирлеге башлыгы котлаган. Укытучылар һәм ата-аналар да җылы теләкләрен җиткергән.
“Әлеге матур көннең иртәсе чәчәк бәйләмнәре, дулкынлану белән башланып китте. Бүген мәктәп бусагасын атлап чыгучы укучылар өчен тормышның яңа этабы башланачак.
Укучыларны котларга Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин килде. Ул укучыларга бәхетле киләчәк, уңышлар һәм сәламәтлек теләде. Шулай ук, авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков та котлау сүзләрен җиткерде. Укытучылар, мәктәп директоры һәм ата-аналарның теләкләре дә күңелне нечкәртерлек иде”,– дип яздылар Сәвәләйдән.
Әмма Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәктәбендә быел соңгы кыңгырау булмаган, чөнки 9 классны тәмамлаучы укучы юк. Керәшен Сәрдәсе авылы мәктәбе директоры Нина Фадеева болай диде:
“Соңгы кыңгырау бу елда чыгарылыш класслар өчен чыңламады. Безнең мәктәп тарихында беренче тапкыр 9 классны тәмамлаучы укучы булмады. Класстан класска күчерү, башлангыч класстан дүртләрне урта класслар арасына кабул итү кыңгыравы гына чыңлады. Авылның ничә буын баласына төпле белем, матур тәрбия биргән, һәнәрләрен намуслы башкарган хезмәттәшләремә олы рәхмәт. Кадерле балалар, җәйдән күп көч, якты хатирәләр алыгыз. Ә без сезне туган мәктәбегездә сагынып көтәрбез”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев