Казанның Җиңү паркына аудиогидлы сәяхәт уза
Әлеге хезмәт ярдәмендә башкала халкы сугыш елларында Казанда оештырылган хәрби эш тарихы, Татарстан каһарманнары һәм аларның батырлыклары белән таныша ала
Казанның Җиңү паркында 9 Май бәйрәме алдыннан «Җиңү адымнары» дигән аудиогидлы сәяхәт оештырыла. Ул Җиңү стеласы янында башлана һәм мемориаль комплексның төп истәлекле урыннары аша узып, сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында тәмамлана.
Сәяхәт вакытында башкала халкы сугыш елларында Казанда оештырылган хәрби эш тарихы, Татарстан каһарманнары һәм аларның батырлыклары белән таныша ала. Шулай ук чарада Идел буе халыкларының төрле вакытларда Ватанны саклауга керткән өлеше турында мәгълүмат җиткереләчәк.
Мәгълүматны тыңлау өчен парктагы стендларда QR-кодны сканерларга яки аудиогидны кабызырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев