Казандагы «Төп йортның йолаларда чагылышы»нда керәшеннәр дә катнаша
«Байтирәк» проектының икенче чарасы - «Төп йортның йолаларда чагылышы» 6 августта 18.00 М.Горький исемендәге ял паркында узачак.
Сигез милли ишегалды һәр халыкның үз көнкүрешен чагылдырган экспонатлар белән бизәләчәк. Ишегалларында халыкны төрле районнардан килгән фольклор коллективлар үз йолалары белән каршы алачак.
Бәйрәм кунаклары өчен бай программа әзерләнә. Чарага килгән кунакларны төрле мастер-класслар, кул эшләре күргәзмәләре көтә.
Күргәзмәдә агачтан, балчыктан ясалган әйберләр, тал чыбыгыннан үрелгән төрле кәрзиннәр, туку станогында тукылган әйберләр, төрле мендәрләрне күреп булачак.
Балык Бистәсеннән Лариса Кибякова идән япмасы (половик) ясау буенча мастер-класс үткәрәчәк.
Концерт мәйданчыгында чыгыш ясаячак фольклор коллективлары арасында «Айбагыр», «Сүрәкә» (Түбән Кама) керәшен ансамбльләре дә булачак.
Чара 6 августта 18.00 М.Горький исемендәге ял паркында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев