Хәбәрләр

Казанда «Покрау чыңы» концерты узачак

14 октябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында «Покрау чыңы» бәйрәм концерты узачак.

Октябрь аенда керәшеннәр иң күркәм бәйрәмнәренең берсен Покрауны билгеләп узачак. Шул уңайдан, елдагыча, Покрау бәйрәменә багышлап концерт булачак.

Концертта яраткан җырлар, дәртле биюләр, керәшен яшьләренең, фольклор коллективларының чыгышлары көтелә. Кич дәвамында бергә рәхәтләнеп, чын үзебезчә җыру әйтеп, кунел ачып, ял итеп булачак.

Бүгеннән үк планлаштырып, үзегезнең календарьда билгеләп куегыз: 14 окятрь, сәгать 18:00, халыклар дуслыгы йорты (Казан шәһәре, Павлюхина урамы, 57).

Керү чакыру билетлары буенча: +7 939-304-9766.

Фото: Алина Кондратьева

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев