Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казанда Казанский бәйрәме уңаеннан зур чара узды

21 июльдә, Алла Анасының Казанская тәресе табылу көне уңаеннан, зур бәйрәм чаралары узды. Казанга Мәскәү һәм Бөтен Россия Патриархы Кирилл килде.

20 июльдә Патриарх Кирилл Казанның Петропавловск соборында булды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озата йөрде. Соборда Митрополит Кирилл рус чиркәве башлыгына биредә күптән түгел генә тәмамланган реставрация эшләре, шулай ук, чиркәү тарихы турында сөйләде.  

 

Патриарх Татарстан хакимиятенә православиегә яхшы мөнәсәбәт күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

– Монда чыннан да яхшы мөнәсәбәт хакимлек итә. Тарихыбыз дәвамында формалашкан бу игелекле мөнәсәбәтләр хәзер, Ватаныбыз өчен катлаулы чорда да ныгысын, димәк, дәүләтебез һәм халкыбыз ныгысын, дип телим. Дошманның һәртөрле көчен кире кайтарырга сәләтле көч артсын, – диде Патриарх.

21 июль көнне иртән православие диненең 7000гә якын вәкиле тәре йөрешендә (Крестный ход) катнашты. Традиция буенча, тәре йөреше Казан Кремленең Благовещение соборы диварлары янында башланды. Аннан соң Патриарх Кирилл Казан Богородица монастыре территориясендәге яңа аруландырылган Никола Тульский храмында литургия уздырды. Бу олы келәүдә кайбер иманнар чиркәү-керәшен телендә дә әйтелде. Литургиядә Россия дәүләт думасы депутаты Анатолий Иванов, Мамадыш, Кукмара һәм Яшел Үзән районнары башлыклары Вадим Никитин, Сергей Димитриев белән Михаил Афанасьев һәм башка карендәшләребез дә катнашты. Келәүгә храмга бара алмаганнар өчен туры трансляция оештырылды.

Никольский чиркәве тарихи әһәмияткә ия, 1579 елда табылган Алла Анасының Казанская иконасын беренче булып нәкъ менә ул кабул иткән. Соңрак бу изге урын хөрмәтенә Казан Богородица монастыре һәм Казан соборы төзелә. Никольский храмы Казанда беренчеләрдән булып салынган. Башта ул агачтан булган, 1816 елда аны яңадан төзегәннәр – ул таштан, җылытыла торган булган. Кыш көне анда Казан иконасын саклаганнар.

Табылган икона 1904 елда урлана. Узган гасырның утызынчы елларында монастырьны ябалар. Казан соборын шартлаталар, ә Никола Тульский храмында тәмәке фабрикасы урнаштырыла. Советлар Союзы таркалганнан соң, монастырьны торгыза башлыйлар. 2024 елда чират Никольский чиркәвенә дә җитә. Быел реставрация төгәлләнде. Авырлыкларга һәм мәгълүмат аз булуга карамастан, архитекторлар аны торгыза алган.

Литургиядән соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанда конфессияара тынычлыкка керткән өлеше һәм Татарстанга аерым игътибар биргәне өчен, Мәскәү һәм бөтен Руссия патриархы Кириллга рәхмәт белдерде.

– Бөтен республика халкы исеменнән Сезгә рәхмәт белдерәбез. Сезнең ярдәм белән, республикадагы барлык конфессияләр дә тату яши. Сез “Россия – ислам дөньясы” форумы барышында, православие һәм исламның бу дөньяны саклап кала алуы турында бик тирән фикер әйттегез. Без моны югары бәялибез һәм Сезгә нык сәламәтлек телибез. Сезне киләсе елда да көтәбез”, – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Соңыннан Патриарх Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу уздырды.

 

Татарстан Рәисе матбугаты хезмәте , «Татар-информ» фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев