Казанда яшәүче Федотовлар – бердәм, тату гаиләнең ачык мисалы
Чыгышлары белән, алар икесе дә Мамадыш районының Чия башы (Никифорово) авылыннан.
2009 елда оештырылган беренче керәшен яшьләре форумы миңа бик күп танышлар бүләк итте. Шуларның берсе – якын дустым Алёна Виноградова (Федотова). Алёна – баштагы ике форумда «Керәшен гаиләсе» дигән «түгәрәк өстәл»не алып баручы. 19 яшьлек Алёна шул вакытта ук үзенең гаиләгә төпле карашы, ыруның буыннардан күчеп килгән тирән акылы белән аерылып тора иде. Аптырарлык та түгел, ул – әти сүзен сүз итеп һәм әнисенең йомшак назына төренеп үскән кыз. Чыгышлары белән, әтисе дә, әнисе дә Мамадыш районының Чия башы (Никифорово) авылыннан.
Әтисе Василий Иванович – Хотялар нәселеннән. Дүрт малай һәм бер кыз булган ишле гаиләдәге өченче бала. Бертуганнар хәзер дә гел бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп яши. Әнисе Елизавета Николаевна – Чыпчыклар нәселеннән. Шулай ук, биш балалы гаиләдә икенче булып дөньяга килгән.
Армия сафларында хезмәт итеп кайткан Вася дәдәй сүзне кыска тота, Лиза түти белән озак очрашып йөрми. 1988 елны өйләнешәләр дә, Ханты-Манси округына китәләр. Бер-бер артлы ике балалары –кызлары Алёна һәм уллары Николай туа. Василий Иванович күп еллар субай кага торган копёр машинисты булып эшли. Намуслы хезмәте өчен Ханты-Манси округының атказанган транспорт төзүчесе исеме бирелә. Лиза түти гомер буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Кызлары Алёна, югары белем алу теләге белән, 2007 елны Казанга килә. Николай да, армия хезмәтен тәмамлагач, 2012 елда Казанга күченә. 2018 елны әти-әниләре дә Казан шәһәренең Салмачи поселогында йорт төзеп, шунда яши башлыйлар. Вася дәдәйнең кулыннан килмәгән эш юк. Ишегалдындагы атынгыч, тегермән, оныклар өчен уенчык йорт – барысын да үзе ясаган. Лиза түтинең пешергән ризыгы телне йотарлык. Өендәге гөлләреннән оранжерея ясарлык, йортларыннан җылылык бөркелә. Оныкларының бишесе дә керәшенлекне белеп үсә. «Наш юбимый кряшенский дом», дип, Җырчы Җәкәү йортына, анда балалар өчен үткәрелгән бәйрәмнәргә атлыгып торалар.
Вася дәдәй белән Лиза түтиләргә барган саен сокланып кайтам. Федотовлар – бердәм, тату гаиләнең ачык мисалы. Ходай алга таба да аларга бәрәкәтле, имин тормыш насыйп итсен.
Светлана МАКСИМОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев