Хәбәрләр

Казанда 2 яңа сквер барлыкка киләчәк

Казанда шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнарында урнашкан ике скверның исемен расладылар.

Башкарма комитетның бу карарлары муниципаль хокукый актларның социаль челтәрдәге сәхифәсендә басылып чыкты.

«Казан шәһәре Вахитов районында «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәге янында урнашкан скверга «Илһам Шакиров исемендәге сквер» исемен бирергә», — диелә карарда.

Идел буе районында Татар филармониясе бинасы янындагы скверга «Филармония скверы» исеме бирелде.

Татар-информ


Нет комментариев