Казаклар Чаллысында Сергей Козин истәлегенә мемориаль такта ачылды
Балык Бистәсе районында махсус хәрби операциядә катнашкан каһарманнар хөрмәтенә истәлек такталары ачу тантанасы узды.
15 майда Казаклар Чаллысы авылы егете, Украинада хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Сергей Николаевич Козин истәлегенә мемориаль такта ачылды. Мемориаль такта Батырлык ордены белән бүләкләнгән герой яшәгән йортның фасадына куелды.
«Районның һәр авыл җирлегендә Ватанны саклаганда һәлак булган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүче истәлек такталары урнаштырылды. Бу исемнәр безнең авыллар һәм торак пунктлар тарихында мәңгегә калачак. Тантаналарда туганнары, дуслары һәм авылдашларының рәхмәт сүзләре яңгырады. Халык, хакимият вәкилләре, укытучылар һәм яшьләр хөрмәт һәм истәлек билгесе итеп чәчәкләр салдылар», – диде Бирдебәк мәдәният йорты хезмәткәре Евдокия Толстова.
Бу истәлек такталары киләчәк буыннар өчен хәтер һәм хөрмәт символы булсын.


Евдокия Толстова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев