Карендәшләребез Зәйдә «Уйнагыз,гармуннар!» фестивалендә катнаштылар
1 майда һәр ел саен Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншин истәлегенә багышланган «Уйнагыз, гармуннар!» район фестивале үткәрелә.
Быел әлеге фестиваль Зәй районының иң яхшы гармунчыларын, баянчыларын, фольклор коллективларын һәм күрше район кунакларын 30нчы тапкыр бергә җыйды. Безгә бу хакта Сәвәләй авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева хәбәр итте.
«Программага Бөек Җиңүгә багышланган җырлар һәм көйләр кертелде. Без шушы темага багышланган күргәзмәләр эшләп куйдык. Сәвәләй авылыннан Владимир Кашаев катнашты. Чыгышларны гадел жюри бәяләде, Владимир Кашаевка да бүләк бирелде. Көн салкын дип тормаганнар, тамашачылар күп җыелган иде. Фестивальнең рәсми өлешендә алып баручылар катнашучыларны һәм тамашачыларны бәйрәм белән котладылар, легендар Зәй гармунчысының халык сәнгатен үстерүгә керткән өлешен билгеләп үттеләр. Алар арасында җирле талантлар гына түгел, Түбән Кама районы гармунчылары да булды. Фестивальдә шулай ук балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты.
Артистлар башкаруында татар, керәшен һәм автор җырлары, шулай ук халык күңелле итеп бии һәм җырлый торган көйләр яңгырады. Концерт программасы зәйлеләргә матур бәйрәм бүләк итте»,– дип сөйләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев