Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Карендәшләребез СВОдагыларга ярдәм итә

Махсус хәрби операция башланган көннән илебез халкы һәм шул исәптән төрле төбәкләрдә яшәүче карендәшләребез дә волонтёрлык хәрәкәтенә кушылды. Гуманитар ярдәм әзерләүдә олы яшьтәгеләрдән алып мәктәп укучыларына кадәр кушылды.

Бакалының Үмер авылында махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәм җыю белән беррәттән, маскировка челтәре дә үрәләр. Көн саен бергә җыелып эшлиләр. «Шушы вакыт эчендә бер гаиләгә әйләндек. Волонтёрлар төркемендә эшнең туктап торганы юк», — дип яза үмерлеләр.

Менделеевск районының Монай авылында олылар гына түгел, балалар да хәрби операциядәге якташларга ярдәм итә. Алар коры аш ясап, кечкенә пакетларга тутырганнар. Барлыгы 585 аш порциясе һәм 156 рагу ясаганнар. 

Бу районның Сәйтәк авылында да балалар олылар белән бергәләп маскировка челтәре үрәләр. «Кемдер челтәрләрне беренче тапкыр үрә, ә кемнеңдер бармаклары инде ияләнеп беткән. Авырмы-җиңелме, беркем дә кайтып китми, чөнки һәр үрелгән тасма ул зонада кемнеңдер гомерен саклый», — дип хәбәр итә волонтёрлар.

Мөслим районының Керәшен Шураны авыл җирлегендәге Керәшен Шураны, Татар Шураны һәм Приют Шураннан хәзерге вакытта өч егетләре хәрби операциядә. Аларга һәм ул зонадагы барлык ир-егетләргә авыл халкы бердәм булып ярдәм итә. Соңгы арада гына да коры душлар ясап, волонтёрлар аша СВО зонасына озаттылар. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнур Софина әйтүенчә, авыл халкы шушы җирлек килене, Мөслимдә яшәүче Гөлнара Минһаҗова аша, волонтёрлар белән даими элемтәдә тора. СВОдагыларга ярдәм итүдә Галина Софина, Әнисә Хәбирова һәм керәшен киленнәре Фираза Петрова, Рушания Виноградова, Зәйтүнә Яковлева, Земфира Феклина тырышлык күрсәтә. Алар коры душлар, үлән чәйләре ясап, хәрбиләргә кыр шартларында кирәкле көнкүреш әйберләре җыеп озаталар. Җирлек халкы акчалата да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев