Карендәшләребез СВОдагыларга ярдәм итә
Махсус хәрби операция башлангач та, күп кенә керәшен авыллары гуманитар ярдәм әзерли башлады, махсус волонтерлар штабы да булдырылды. Бу эшкә мәктәп баласыннан алып, олы яшьтәгеләргә кадәр кушылды.
Бакалының Үмер авылында маскировка челтәрләре үрәләр. Көн саен бергә җыелып, эшлиләр.
«Шушы вакыт эчендә бер гаиләгә әйләндек. Волонтерлар төркеменең туктап торганы да юк», – дип яза үмерлеләр.

Менделеевск районының Монай авылында олылар гына түнел, балалар да хәрбиләргә ярдәм итәләр. Алар коры аш ясап, кечкенә пакетларга тутырганнар. Барлыгы 585 аш порциясе һәм 156 рагу ясаганнар.

Сәйтәк авылында да балалар олылар белән бергәләп алар маскировка челтәрләре үрәләр.
«Кемдер челтәрләрне беренче тапкыр үрә, ә кемнеңдер бармаклары инде ияләнеп беткән. Авырмы, җиңелме, беркем дә кайтып китми, чөнки һәр үрелгән тасма – ул кемнеңдер тормышы», – дип яза волонтерлар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев