Карендәшләребез республикакүләм семинарда катнаша
24-25 ноябрьдә Алабуганың мәдәният һәм сәнгать колледжында республикакүләм «Яшь фольклорчылар мәктәбе» («Школа молодого фольклориста») дигән семинар-практикум уза.
Семинар-практикум Ватанны саклаучылар елына, Җиңүнең 80 еллыгына һәм В.Д.Поленов исемендәге Россия дәүләт халык иҗаты йортының 110 еллыгына багышланган. Ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжында уздырыла. Чарада карендәшләребез дә катнаша.
Семинарга килүчеләрне ишек янында ук мәдәният һәм сәнгать колледжының «АЙБАГЫР» ансамбле (жит. Л.Гатауллина) керәшен җырулары белән каршы алган.
Семинар-практикум 4 секциядә уза. Анда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек җитәкчесе Ирина Муллина да чыгыш ясый.
Ул, традицион культураны һәм фольклорны саклау алымы буларак, 2025 елда Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында булган экспедиция материаллары буенча әзерләнелгән «Рекрут озату йоласы» белән таныштыра.
Семинарда, шулай ук, Мамадыштан Роза Галкина, Галина Михайлова, Теләче районының Субаш авылыннан Татьяна Романова, Менделеевскидан Ясминур Гыйззәтуллина да катнаша.
Фото: видеодан скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев