Карендәшебез Дмитрий Казанбаев «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләнде
Дмитрий Казанбаев чыгышы белән Лаеш районының Ташкирмән авылыннан.
Үз гаиләсе белән Казанда яши. Дмитрий Александрович Яшел Үзән шәһәрендәге электротехника заводында, техник директор урынбасары булып эшли.
Аларның тырышлыгы белән сугышчыларыбызга җылылык бирүче пичләр, уңайлы скамейкалар һәм башка бик күп төрле металлдан эшләнгән җайланмалар ясалып, фронтка озатыла. Бу әйберләр солдатларыбызның көнкүрешен җиңеләйтә, аларга бераз булса да уңайлык тудыра.
Шушы көннәрдә генә Дмитрий Казанбаевның тырышлыгы югары бәяләнде. Аңа, Россия танкситлар бердәмлеге приказы нигезендә «Фронтка ярдәм өчен» медале тапшырылды.
Дмитрий һәм аның хезмәттәшләренең бу эше – чын патриотлык үрнәге. Алар үзләренең хезмәте белән җиңүне якынайтуда зур роль уйныйлар.
Дмитрий Александровичка киләчәктә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев