Карендәшебез Алексей Абрамов Россиянең спорт мастеры исеменә лаек булды
Берьюлы алты спортчыга көрәш буенча халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелде.
Өч регионнан берьюлы алты көрәшчегә халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелде. Бу хактагы карарны Россиянең спорт министры Михаил Дегтярев имзалаган.
Әлеге карар нигезендә Татарстан көрәшчеләре Алексей Абрамов һәм Ранис Гыйләҗетдинов, Чувашия Республикасы спортчысы Шамил Вахитов, Башкортстан көрәшчеләре Айгиз Зәйнетдинов, Артур Зөлкәрнәев һәм Дим Хәйруллин халыкара класслы Россиянең спорт мастеры исеменә лаек булды.
Алексей Абрамов — милли көрәш буенча — бер, билбау көрәше буенча өч тапкыр дөнья чемпионы булган көрәшче. Ике төрдә дә спорт остасы исеменә ирешкән. Көрәш белән кечкенәдән мавыга. Девизы да шуңа бәйле: “Тормыш көрәштән тора. Көрәш һәм җиң!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев