Кәләй авылында шифалы себеркеләр бәйләү буенча мастер-класс узды
Әлмәт районының Кәләй авылы мәдәният йортында үләннәрдән такыялар үрә һәм шифалы себеркеләр бәйләү буенча мастер-класс узды.
Кәләй авылы мәдәният йортында бүген чын мәгънәсендә җәйге, истә калырлык чара узды. Биредә үләннәрдән такыялар үрү һәм себеркеләр әзерләү буенча мастер-класс оештырылды.
Катнашучылар табигатьнең байлыгын файдалы итеп куллану серләренә төшенделәр. Һәркем үзе теләгәнчә, төрле үләннәрне сайлап, матур да, хуш исле дә әйберләр ясады. Шул ук вакытта осталар үләннәрнең шифалы үзлекләре турында да кызыклы мәгълүматлар белән уртаклаштылар.
«Чара бик җылы һәм күңелле атмосферада узды. Кунаклар яңа һөнәр үзләштереп кенә калмыйча, халкыбызның борынгы традицияләренә дә кагылдылар. Очрашуның ахыры исә аеруча күңелле булды: барысы да бергәләп, шифалы үләннәрдән кайнатылган хуш исле чәй эчтеләр. Бу — ял итү, бер-берең белән аралашу һәм күңелле тәэсирләр белән уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Мондый чаралар кешеләрне берләштерә, табигатькә мәхәббәт уята һәм күңелләргә тынычлык өсти. Килгән һәркемгә зур рәхмәт», – диделәр Кәләй мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Фотолар: Кәләй мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев