Кайбычта махсус хәрби операциядәгеләр һәм аларның якыннары белән очраштылар
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район прокуроры Игорь Осипов белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары белән очрашты.
Район Советының конференцияләр үткәрү-залында узган очрашуда шулай ук район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина, социаль фондның клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова, социаль яклау бүлеге начальнигы Сәвия Тимуршина, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Зантимеров катнашты.
Очрашуга Хуҗа Хәсәннән махсус хәрби операциядә катнашучының сеңлесе Алиса Константинова килде. Ул үзенең абыйсы, махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәүче Альберт Константинов хезмәт иткән хәрби частьтән хәбәр алуын әйтте. Анда аның октябрь аенда хәбәрсез югалуы турында әйтелә. Алиса Константинова абыйсын эзләүдә ярдәм итүне сорады. Наил Зантимеров хәзерге вакытта хәрби частьтән хәбәрләр юк, эзләү эшләре алып барыла дип белдерде.
Очрашуга махсус операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Кошманнан Зөлфәт Гатиятуллин, Хуҗа Хәсәннән Александр Губеев, Иске Тәрбиттән Василий Шярбятов һәм Олы Подберезьедан Петр Галактионов хатыны Наталия белән килде.
Район башлыгы алардан фронттагы хәлләр, якыннарында булган проблемалар турында сорашты, фронтта үзләре турында кайгыртырга кушты. Очрашу ахырында якташларга азык-төлек җыелмасы булган пакетлар тапшырылды.
Фотолар: авыл җирлеге башлыгы В. Тимофеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев