Кайбыч районының гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү үзәге волонтерлары халыкка «Кызыл канәфер» билгесен тараттылар.
Үзәк җитәкчесе Надежда Ермолаева, волонтерлар Ольга Боярина һәм Валентина Максимова иҗтимагый үзәккә килделәр. Биредә, чираттагы эшлекле планерка алдыннан, алар район активы белән очраштылар, Россия ветераннарына ярдәмгә юнәлтелгән акция турында сөйләделәр. Акциягә теләктәшлек йөзеннән, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасарлары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары «кызыл канәфер»билгесе алдылар.
Ярдәмне куар-код буенча күчергәннәр яки махсус бокска акча салганнар. Сатып алынган «Кызыл канәфер» билгеләреннән кергән акча Россия ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү өчен җибәрелә. Ул акча медикаментлар, инвалид кресло-коляскалары, ишетү аппаратлары, протезлар һәм башкаларны алуга тотылачак. Акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Кайбыч таңнары
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев