Кайбыч укучылары хезмәт практикасын дәвам итә
Иске Тәрбит мәктәбендә укучылар һәм укытучылар бергәләшеп мәктәп территориясен ямьләндерә
Кайбыч районының Иске Тәрбит авылы мәктәбендә хезмәт практикасы дәвам итә. Укучылар бакчада актив катнашып, су сибү, чүп утау һәм уңыш җыю кебек мөһим эшләрне башкаралар. Бу эшләр аларда җаваплылык хисе һәм хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә.
«Бүген мәктәп территориясен чистарту һәм матурлау өчен укытучыларның ир-ат составы да кушылды. Аларның тырышлыгы белән мәктәп тирәсе тагын да ямьлерәк күренә башлады.
Шул ук вакытта, мәктәпнең техник персоналы да үз өлешләрен кертә. Алар буяу эшләре белән шөгыльләнеп, мәктәп территориясенең тышкы кыяфәтен яхшыртуга зур өлеш кертәләр. Бу эшләр укучылар һәм укытучылар өчен уңайлы һәм җәлеп итүчән мохит тудыруны максат итеп куя», – дип яздылар Иске Тәрбит мәктәбеннән.
Мондый уртак эшчәнлек укучыларда һәм укытучыларда бердәмлек һәм үз мәктәбең белән горурлану хисе формалаштыра. Бу эшләр, шулай ук, хезмәткә һәм әйләнә-тирә мохиткә карата хөрмәт тәрбияләүгә дә этәргеч бирә.
Тарих укытучысы Аида Владимирова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев