Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кабан Бастырык авылында изге эш башкарылды: Олы чишмәне чистарттылар

Бу кечкенә генә, әмма бик кирәкле эшне башкару өчен вакытларын, көчләрен кызганмаган егетләр тырышлыгы белән чишмә тирәсе яңадан җанланды, табигатькә ямь өстәлде.

Зәй районының Кабан Бастырык авылында  тагын бер изге эш башкарылган. Күп еллар буе игътибарсыз калган Олы чишмә тирәсен чистартканнар. Ниһаять, шайтан таяклары үләннәренең тамыр җәеп үсүенә чик куелган.

“Бу изге эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт белдерәбез. Әле алдагы көннәрдә генә алар, авылның бер очындагы иске зират урынына, куаклар утырттылар. Бу изге эшнең нәтиҗәсе күпләрне сөендерде. Олы чишмә тирәсе дә ямьләнеп, табигатьнең матурлыгын күрсәтте. Мондый эшләр авылның әйләнә-тирә мохиткә карата уртак җаваплылык хисе уяту өчен дә бик мөһим. Кечкенә генә бер гамәл, күпме уңай йогынты ясый ала”, – диде Зәй районы керәшен оешмасы җитәкчесе Петр Иванович Минеев

И. Батаев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев