Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кабан Бастырык авылында бәйрәм көнне келәү булган

21 ноябрь — Микайлу көне. Ул Зәй районының Кабан Бастырык авылының Престол бәйрәме — Кюктяге Пярештяляр башлыгы Архистратиг Михаил көне.

Безнең авылыбызда чиркәү 1881 елда Миссионерлар акчасына салынган. Авылыбызда 1870 елдан башлап миссионерлык мәктәбе ачылган. Безнең карт әби-бабаларыбыз Кабан-Бастырык авылына килгәнче үк православие динендә булганнар. Алар Кабан-Бастырыкка 1746-1747 елларда Арча юлы, Алабуга өязеннән бөтен мал-мөлкәтләрен атларга төяп Архангельское Елово (Большое) Олы Елау һәм Айталан авылларыннан 150 километрлап юл узып килгәннәр. Кабан-Бастырык авылына килгәч тә чиркәү Кюктяге Пярештяляр башлыгы Архистратиг Михаил исеменә салынган. Ул чакларда Архангел Михаил — Микайлу көнен бик олылап, янәшә-тирә авыллардан җигүле атларга утырып кунаклар килеп, башта чиркәүдә бик күп кеше җыелып келәү иткәннәр. Келәүгә янәшә-тирә авыллардан да священниклар килгәннәр, аннары бәйрәм өйдә башланган. Ул чакларда бу вакытта инде кар күп булган, кышкылыкка маллар суелган. Шул көннән соң 21 ноябрьдан 27 ноябрьга кадәр, атна буе авылыбызда рәт ашлары башланган. Өй борынча туган-тумачаларын чакырып, хәзинәсендә нинди тәмле ризыгы бар, шуны табынга куеп, хуҗалар аяк өсте каршы алып башка авылдан килгән туганнарын, туганнары булмыйча авылыбыз бәйрәменә келәүгә килеп ишек алларында, капка төпләрендә атларын калдырган кешеләрне дә өйләренә чакырып сыйлаганнар, кунак иткәннәр, күрше-тирә, туган-тумачаларын чакырып аш уздырганнар бәйрәм иткәннәр. Ә 28 ноябрьдә инде аш уздырулар булмаган, ураза башланган. Ул бәйрәм авылдашларыбыз хәтерендә сакланып калган. Илебездә власть алышынып, чиркәүебез ябылгач, аннары чиркәүебезне сүткәч тә авылыбыз халкы бу Олы Престол бәйрәмебез Микайлу көнен онытмады. Алай ук зурлап булмаса да, ул көннәрдә барыбер рәт ашлары да уздырылды, иман укучыларыбыз да, ураза тотучыларыбыз да, тәре почмакларыбыз, матур итеп чигелгән бистәр, тәре алъяпкычларыбыз да булды һәм сакланып калды. 

«Бәйрәмгә әзерлек алдан ук башлана. Әбиемнең үз куллары белән суккан чаршауы, әниемнең үз куллары белән чиккән матур чигүләре, урын-җир матурлап куела, өйдә бик тә күңелле була иде. Кичен мунча ягып керә идек. «Бу төнне йокламыйча теләк итсәң, яхшы була, төнге унбердә Пәрештәляр башлыгы Архангел Михаилга багышлап Аны зурлап Акафист укыгач, бөтен үлеләргә укырга кирәк. Төнге уникедән пәрештәләр башлыгы Архангелъ Михаилъ үзенең канатларын җиргә төшерә, чын күңелдән башырып сорасаң, җазыкларына күрә тәмукка киткән җаннарны да канаты белән өскә күтәреп алырлык кодрәткә ия ул», — дип әйтә иде минем әнием.

«Иртәнге якта тәре алдына килеп дәфтәргә язылган иман укыйлар иде. Иртән уянуга өйдә тәмле ис, бөтен үлеләрне искә алып әни коймак пешерә. Без бәләкәй чакларда Микайлуга инде кар төшә, маллар суелган була. Әнием итне күп итеп салып, токмач басып, тәмле итеп аш пешерә. Өстәлдә күп итеп туралган калҗа-калҗа ит була. Безнең үзебезгә Поповка авылыннан матур итеп ат җигеп, ат дугасына кыңгыраулар тагып, чиккән бистәрләр белән бизәп, үзләре суккан матур паласлар җәеп кошовкага утырып, кунаклар килә иде. Өстәлдә тагын төш, әнием пешергән тәмле пироклар, конфетлар, прәнникләр була. Авылдагы туган-тумача җыела, җырлап-биеп аш уздырыла, шул ук көнне табыннан тәмле ризыклар табак белән мул итеп мохтаҗларга хәер итеп бирелә иде», — дип искә ала Анастасия Кукина.

Халыктан акча җыеп, авылыбыздан чыккан булдыклы егетләребез белән бергә 2013 елда чиркәүебез яңадан төзелә, 26 апрельдә гөмбәзе куелып аруландырыла һәм ачыла. Чиркәүебез эшли, атна көн, бәйрәмнәрдә авыл халкы, янәшә-тирә авыллар — Зичәбаш, Дүрт Мунча, Түбән Биш авылларыннан да кешеләр келәүгә киләләр. Священнигыбыз үзебезнең Зичәбаш авылыннан Әлмәт шәһәрендә чиркәүдә хезмәт итүче иерей Шишкин Пётр, келәүләр, кәбен кою, балаларны чумылдыру, безнең яннан күчкәннәрне иман укып Ходай каршына озату, бу эшләрнең барысын да эшләде ул. Пётр атакаебыз авырып, үзе безнең яннан Ходай каршына китте... Шуннан соң священнигыбыз юк. Баштагы елларда Изгеләргә иманнарны Галина Ивановна Фролова укый иде. Галинә түтиебез дә авырып китте, хәзер аңа атна саен йөрергә кыенлашты. «Изге урын буш тормый» — диләр бит, үзебезнең авылыбызның Анастасия Тарасовна Кукина (Брицова) Әлмәткә Владыка Мефодий янына барып киңәшләшә. Владыка аңа әлегә священник булганчы чиркәүдә иртәнге иманнарны, Изгеләрнең тормышы турында, Псалтир укырга, Җаңа закон, Үгет кенягясе, Изге Атабыз Андрей Критский җазган Оло Канон китапларын укырга кирәклеген әйтә. Казаныбыздагы керәшен чиркәүебездән китаплар бүләк итәләр. 

«Без һәр бәйрәмне искә алырга, үлеләрне искә алу көннәрендә, бәйрәм көннәрендә чиркәвебезгә җыелабыз, әле янәшәдәге авыллардан да чиркәвебезгә киләләр. Иртәнге иманны чиркәвебез Архангел Михаил исемендә булгач, Аңа Акафист уку белән башлыйбыз. 21 ноябрь — Престол бәйрәмебез көнне дә үзебез келәү иттек: иртәнге иманнарны, Архистратиг Михаилга Күктәге Чирүләре белән Акафист, Үгет кенәгәсеннән үгетне укып, исәннәрне һәм үлгәннәрне искә алдык. Петрова Тамарабыз чиркәвебезгә килгән саен коймак пешереп килә, Микайлу көнне Валентина Краснова да коймак пешереп килгән иде — әтисе Николай дәдәйнең безнең яннан Ходай каршына күчкән көне иде, аны һәм барлык безнең арабыздан киткәннәрне искә алдык. Бу елларда чиркәвебезгә тагын да ешрак йөрергә тырышабыз. Сугышлар бетеп, яу кырыннан ир-егетләребез исән-сау туган якларыбызга әйләнеп кайтсыннар иде дип теләкләр телибез, иманнар укыйбыз. Аллага шөкер, авылыбыз халкы, янәшә авыл кешеләре иманлы, чиркәүгә байтак кеше йөрибез, калганы күбесенчә өйдә укыла. Өйдә һәр көнне иртәнге-кичке иманнар укыла, сораулар булса, миңа мөрәҗәгать итәләр. Һәзер инде Изге китаплар да бар, «Туганайлар» газетасын да алабыз, «Белемнек»не укыйбыз, иманнарны да өйрәнәбез», — дип тәмамлады сүзен Анастасия Тарасовна. 

Анастасия Шәймәрданова, 
Лаеш районы, Усад авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев