Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ижевск шәһәреннән Елена Кузнецова Порымда кунакта булган

Елена Кузнецова августның бер көнендә Грахов районының Порым авыл клубында кунакта булуны матур гадәткә әйләндергән.

«Әтиемнең туган ягына бару – ул минем өчен буыннар һәм вакыт арасындагы бәйләнешне тою, бабаларымны хөрмәтләү. Бу көн тулы бер фольклор экспедициясе кебек булды.

Мине клуб һәм ансамбль җитәкчесе Ксения Викторовна каршы алды, Без аның белән таныш булмасак та һәм ял көне булуга карамастан, ул эшкә килде. Кунакларны кабул итү алар өчен яңалык түгел. Күптән түгел генә аларда блогерлар –  төрле милләт вәкилләре булган 10 яшь кеше, "Маршрут төзелгән! Удмуртия күпмилләтле!" проекты кысаларында, кунакта булып киткәннәр. Порым авылында һәр кунакны ихлас һәм җылы каршы алалар.

Башта мин музей бүлмәсенә кердем. Узган гасырдагы әби-бабайларымның күлмәкләрен күрергә ничек хыялланганымны белсәгез иде! Әлбәттә, киемнәрне киеп тә карадым. Миңа кием тегү үзенчәлекләре, тукымасы, төсләре, бизәк элементлары турында сөйләделәр. Аннары мин "Тәңкәләр" керәшен ансамбле белән бергә сәхнәгә чыктым, алар минем өчен җырлады һәм биеделәр.

Без күңелле аралаштык, баш киеменең эскизын (музей экспонаты) ясадык. Шулай ук, балаларны үз тамырларының мәдәниятенә һәм йола-гадәтләренә тарту өчен бу очрашулар традициясен дәвам итәргә килештек. Бу көн мәңгегә минем хәтердә һәм күңелемдә калды».

 

Елена Кузнецова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев