«Җиз кыңгырау» ансамбле фәнни-гамәли конференциядә катнашты
Түбән Каманың «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина һәм «Җиз кыңгырау» кызлары конференциядә чыгыш ясады.
А.Шаповалов исемендәге 31нче лицейда Бөтенроссия «Милли һәм этномәдәни мәгариф: традицияләр һәм заманча өстенлекләр» фәнни-гамәли конференциясенең секция утырышы булды
«Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләрендә тәрбия потенциалы«на багышланган ул утырышта «Сүрәкә» фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина да чыгыш ясады. Аның доклады «Эш тәҗрибәсен тәкъдим итү: «Җиз кыңгырау» фольклор ансамбленең проектлары» турында иде.
Конференция барышында «Җиз кыңгырау» ансамбле керәшеннәрнең борынгыдан сакланып килгән һәм халык арасында киң таралган җыруларын башкардылар.

Алар, шулай ук, «Халык биюе» этно-тәнәфесе дә уздырдылар. Элгәреге керәшен киемнәре кигән кызларының керәшен биюе көенә җиңел-җитез басулары, осталыклары сокландырды. Зур түгәрәк ясап баскан укучылар да аларга ияреп, керәшен биюе хәрәкәтләрен кабатлады.
Эльмира Гыйльметдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев