Түбән Камадан «Җиз кыңгырау» керәшен фольклор ансамбле Болгар авылындагы лагерьга йөрүче балаларга чын бәйрәм бүләк итте.
Лагерьны Түбән Кама шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр туризмы станциясе оештырган. Бу көнне малайлар һәм кызлар, һичшиксез, озакка истә калдырачак.
Артистлар халык традицияләрнең гаҗәеп дөньясына ишек ачканнар. Балаларга керәшеннәр, аларның тарихы һәм халыкның Түбән Кама шәһәре үсешенә керткән өлеше турында сөйләгәннәр. Бу хикәяләрдә – тере хәтер, үткәнгә хөрмәт һәм туган җиргә мәхәббәт чагыла.
«Аннары Түбән Кама районы керәшеннәренең җырулары яңгырады. Балалар урыннарында утырмадылар: җирле халыкның традицион уеннарына кушылдылар, биеделәр, җырладылар», – дип яздылар «Сүрәкә» ансамбленең Вконтакте челтәрендә.

Фотолар Э.Вәлиуллинадан.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев