Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иванай авылында балалар өчен Сабантуй оештырылды

Балык Бистәсенең Иванай авылында инде матур гадәткә әйләнгән балалар Сабантуе гөрләп узды.

Клуб янындагы мәйданчык бер көнгә чын бәйрәм үзәгенә әйләнде.

«Безнең төп максатыбыз — халкыбызның йола-гадәтләрен саклау һәм яшь буынга тапшыру. Шуңа күрә, бәйрәмдә балалар яратып уйнаган традицион уеннар: «Чүлмәк вату», «Кашыкка күкәй салып йөгерү», «Аркан тартыш», «Капчык киеп йөгереш» һәм «Таяк тартыш» кебек ярышлар оештырдык.

Ә бәйрәмнең иң дулкынландыргыч һәм кызыклы өлеше — күз бәйләп, бүләкләрне кайчы белән кисеп алу булды. Балаларның шат авазлары, көлүләре бөтен авылны яңгыратты, – дип сөйләде клуб җитәкчесе Нина Евдокимова. – Бу көнне без бары тик уеннар белән генә чикләнмәдек. Балаларга керәшен авылларында яшәгән әби-бабаларыбызның бәйрәм-йолалары, аларның үзенчәлекле уеннары турында да бик кызыклы итеп сөйләдек».

 


Фотолар Н. Евдокимовадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев