Иван Егоров: «Бабайлар буыны кылган батырлыклар беркайчан онытылмас»
Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван ЕГОРОВның Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате.
Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, кадерле карендәшләр!
Сезне Бөек Ватан сугышында җиңүнең 81нче язы белән чын күңелдән котлыйм!
Җиңү бәйрәмен, һәрвакыттагыча, зурлап билгеләп үтәбез. Сугыш илебездәге һәр йортка, һәр гаиләгә кагылды. Фронттагылар да, тылдагылар да үзләрен аямыйча Ватаныбыз иминлеге өчен көрәште. Шуңа да бик кадерле ул Җиңү көне. Без тыныч һәм ирекле илдә яшәсен өчен бабайлар буыны кылган батырлыклар беркайчан онытылмас.
Быел — Россиядә халыклар бердәмлеге, Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы. Илгә Җиңү яулаган фронтовикларның балалары, оныклары хәзер зур сынау алдында, ул — бердәмлеккә һәм ныклыкка сынау. Махсус хәрби операция барган вакытта яшьләрнең, олыларның һәм, гомумән, төрле милләт халкының уртак җиңү максатына ирешүдә бердәм булуы аеруча мөһим. Бу — Бөек Ватан сугышында һәлак булган, утлы фронт юллары узган әтиләр һәм бабайлар батырлыгын дәвам итү, аларның якты истәлегенә тугры булу да әле.
Барыгызны да Җиңү бәйрәме уңаеннан котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, Ватаныбызның имин, илебез күгенең аяз, табыннарыбызның мул булуын телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев