Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко секретариатында шулай дип белдерделәр, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Колледж һәм техникумнарга юллама буенча белем алырга гариза биргән абитуриентлар уку йортына беренче чиратта кабул ителүгә өметләнә алачак.
Хөкүмәттә аңлатуларынча, үзгәрешләр урта һөнәри белем алырга җыенучыларга кагыла. Юллама буенча укырга керүче абитуриентларга өстенлекләр биреләчәк.
Югары уку йортларында һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башлана һәм 15 августка кадәр дәвам итә. Буш урыннар булганда, колледжлар һәм техникумнар документларны 25 ноябрьгә кадәр кабул итә алачак.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев