Юлия Дувалова: «Бәрмәнчек» еш кына республикабыз өчен мөһим вакыйгаларда катнаша»
Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең эшчәнлеге һәм 2026 елга эш планнары турында ансамбльнең директоры Юлия Дувалова сөйләде.
Юлия Дувалова Татарстан Республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә утырышында «Бәрмәнчек» эшчәнлеге белән таныштырып, яңа эш юнәлешләрен билгеләде.
— 11 февральдә ансамбльгә 18 ел тулды, бүгенге көндә ансамбльдә 55 кеше эшли, шулардан 25 кеше административ-идарә составында һәм 30 артист. 30 артистның 12се Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә ия.
Безне еш кына башка төбәкләргә республика исеменнән чыгыш ясарга җибәрәләр. Иң зур вакыйгаларның берсе 2025 елның сентябрендә Севастополь һәм Бакчасарай шәһәрләрендә чыгыш ясау булды. Январь ахырында Псков шәһәренә бардык. Анда без Россия халыклары бердәмлеге елын ачуга багышланган концертта катнаштык. Без Татарстаннан җибәрелгән бердәнбер коллектив булдык һәм Татарстанны федераль дәрәҗәдә тәкъдим иттек.
Февраль ахырында Амур өлкәсенә, Благовещенск шәһәренә Халыкара кышкы спорт төрләре Россия-Кытай фестивалендә чыгыш ясадык. Амур елгасында фестивальнең рәсми ачылышында Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова белән бергә «Безнен ил»не башкардык.
Еш кына безнең ансамбль шәһәребез һәм республикабыз өчен мөһим вакыйгаларда катнаша. Әлбәттә, керәшен оешмасы белән тыгыз эшлибез. «Мин-җан-туфрак» музыкаль спектакле, «Покрау чыңы» бәйрәм концерты, язучы Гурий Тавлинның 100 еллыгына багышланган «Таулар моңы» хәтер кичәсе, «Туым Жондозы» конкурс-фестивале кебек чараларда актив катнаштык.
Керәшеннәр мәдәниятен популярлаштыру белән актив шөгыльләнәбез. Республиканың Мамадыш, Яшел Үзән, Чистай һәм Балык Бистәсе районнарында һәм Алабуга шәһәрендә концертлар уздырылды. Яшьләр юнәлеше буенча да эшлибез — март башында ансамбльнең ике артисты Наталья Волкова һәм Регина Павлова Тавридада яшьләр форумында булдылар, анда катнашучыларны керәшен мәдәнияте һәм фольклоры белән таныштырдылар.
Хәйриячелек белән дә шөгыльләнәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен, өлкәннәр йортларында, тернәкләндерү үзәкләрендә концерт куйдык.
Балалар, үсеп килүче буын белән эшләргә омтылабыз. «Пушкин картасы» программасы буенча концертлар, халык музыка коралларында уйнау һәм керәшен халык биюләре буенча мастер-класслар уздырдык. «Пушкин картасы» буенча үткәрелгән чаралар буенча агымдагы ел күрсәткечләре планнан түбәнрәк. Һәм без идарә членнарыннан үз җирлекләрендәге укучылары өчен концертлар оештыруда ярдәм итүләрен сорыйбыз. Безнең балалар өчен «Солдат йөрәге» дигән искиткеч хәрби-патриотик программа һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган актуаль күпмилләтле программа бар.
Планга куелган проектларыбыз: бу елның 18 апрелендә Пасха бәйрәменә багышланган концерт оештыру; ансамбльгә яңа костюмнар тегү; яңа уку елы башыннан балалар иҗат коллективларының берсе белән тыгыз эш башларга планлаштырабыз, максат — спутник-ансамбль оештырып җибәрү; шулай ук, «Бәрмәнчек бакчасы» керәшен православ культурасы фестивален яңартырга ниятлибез.
Республикабызның шундый әһәмиятле коллективын — керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамблен җитәкләүгә миңа ышаныч белдергәне, шулай ук, коллективка финанс һәм һәрьяклап ярдәм иткәне өчен, Иван Михайлович Егоровка зур рәхмәт, — дип сүзен тәмамлады Юлия Игоревна.
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев