Юкәче югары тизлектәге интернетлы була
Мамадыш районының Юкәче авылына интернет уздырыла башлады.
Юкәче авылының 63 йортында яшәүче 210 кеше үзләренең югары тизлектәге интернетлы булачак көннәрен түземсезлек белән көтә.
— Узган ел Юкәчене югары тизлектәге интернет белән тәэмин итүләрен сорап, цифрлаштыру элемтәсе министрлыгына хат юллаган идек. Аның өчен башта, тавыш биреп, бөтен авыл кешесеннән имзалар җыйдык. Быел җәй бу эшкә керештеләр. Авылга югары тизлектәге интернет федераль программа буенча кертелә, — дип сөйләде Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков. — Югары тизлектәге интернет ел азагында, ягъни 25 декабрьгә кадәр тоташачак. Ул авылдагы һәр йортны интернет белән тәэмин итәчәк. Юкса, телефон әз генә эшләми торса да, халык зарлана. Югары тизлектәге интернет көйләнәчәген ишеткәч, эш барышын үз күзләре белән күреп тә торгач, Юкәче кешеләре канәгать. Алга таба инде элемтдә өзеклекләр булмас, дип өметләнәбез.
Фото: Валерий Шрыков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев