Югары Пәнәченең маскировка челтәре үрүчеләре хәрбиләрне Яңа ел белән котладылар
Зәйнең Югары Пәнәче авылында маскировка челтәре үрүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә хатлар язды.
Хатларында алар илебез сагында торучы батыр егетләребезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, теләкләрен җиткерделәр.
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез туган яклардан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Бигрәк тә аларга ярдәм итүче, алар өчен теләктә булучы маскировка челтәрләре үрүчүләрне үз аналарыдай күрәләр алар. Алардан килгән хатлар күңелләренә җылылык өсти, алга таба барырга, җиңүгә көч бирә.
«Беләбез, егетләрдә Яңа ел кайгысы түгел. Алар алгы сызыкта илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшә. Аларның һәрберсе безгә бик кадерле. Яңа ел Җиңү алып килсен иде дип телибез. Һәр батыр егет туган якларга исән сау кайтсын. Әти-әниләре, гаиләсе, туганнары зарыгып көтә аларны», - ди хат язучлар.
Игелекле йөрәкле түтиләр хатларында Ватаныбыз иминлеген саклаучыларга рәхмәт белдерделәр. Ә егетләр саклап кына куен кесәләрендә йөртүләрен әйтә ул хатларны.
Фотолар авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев