Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Югары Пәнәчедә әтиләре сугышта һәлак булганнар белән очрашу үткәргәннәр

Тиздән 9 Май — Җиңү бәйрәме. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма безгә тыныч тормыш бүләк итүче батырларыбызны онытырга тиеш түгел.

Зәйнең Югары Пәнәче мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан «Ятимлек — мәңге төзәлмәс яра» дип исемләнгән кичә оештырылды. Кичәгә кунаклар итеп Зәйтүнә Хөсәенова, Мәрьям Рәхимова, Урта Пәнәче авылыннан Нина Лукьянова чакырылды. Мәктәп укучыларына әтисез үскән балачаклары турында зур дулкынлану белән сөйләде алар. Күзләргә яшьләр килерлек язмышлар, сынаулар, борчылулар…

Нина апа Лукьянова 1941 елның 3 мартында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Әтисе Егор сугышка кадәр урман хуҗалыгында эшләгән. Сугышның беренче көннәреннән фронтка китә. Ленинград блокадасында хәбәрсез югала. Өч бала ятим кала. Сабыйлык вакытлары ачы сугыш елларына туры килгән Нина апа башлангыч белемне Урта Пәнәче мәктәбендә ала.

«15 яшемдә Федотта май заводында эшләдем. Әни чирли иде. Шунлыктан бар эшкә дә иртә өйрәндем. Беренче пешергән ашым — токмачлы аш. Өстәлгә буем җитмәгәч, урындыкка басып камыр җәйдем. Мал карау, ипи пешерү, чишмәгә суга бару, җәен җиләк, чикләвек җыю эшләрен яратып башкардык. Камыр ризыклары пешерергә дә иртә өйрәндем. Үз белгәннәремне балаларыма, оныкларыма өйрәттем», — ди ул.

Чисталык, тәртип, гөлләр яратучы шигъри җанлы Нина апаның йорты да нур сибә. Тормыш иптәше якты дөньядан иртә китсә дә, яшәү көчен югалтмый Нина апа. Һәрвакыт эштә, хәрәкәттә. Балалары да үзе кебек эшчән, максатчан, тәртипле. Матур шигырьләр язып, күңелендәге уйларны шигъри юлларга тезә ул. Тормыштан ямь табып яши Нина апа.

Нина апа Лукьянова гаиләсе йолаларны җиренә җиткереп, яратып, балалар күңелендә калырлык итеп оештыра. Дус-тату, эшчән, бердәм һәм ярдәмчел дә үзләре. Пасха бәйрәмен оныклары да көтеп ала. Бәйрәм рухы йортка тарала. Урта Пәнәче авылы халкының бәйрәм - йолалары үзгә бер җанлылык белән уза.

Олы көн, Җыен, авыл бәйрәмнәрен авыл халкы матур һәм кызыклы итеп оештыра. Җыен, Питрау бәйрәменә бизәлгән атлар белән бүләк җыю йоласын да Урта Пәнәчелеләр матур итеп оештыра. Бердәм, дус-тату авыл халкы янында күңелеңә рәхәт аласың.

Илһамия Гарифуллина, Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе, Заинск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев