Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Югары Чура халкы милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Рәхмәт хатына лаек булды

Кукмара районының Югары Чура авылы халкына югары бүләк – Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Рәхмәт хаты бирелде.

«Түләүсез ярдәм – илнең оборона сәләтен ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертү һәм халык бердәмлегенең якты символы», – дип ассызыклана Рәхмәт хатында.

Югары Чура авылы кешеләре, сугышчыларга кирәкле атрибутлар һәм азык-төлек җибәреп, фронтка даими ярдәм күрсәтәләр. Күптән түгел махсус хәрби операция өчен җыелган шифалы үләннәрне озату оештырылды.

«Кыш алдыннан авыл халкы ярдәме белән чираттагы чәй партиясе әзерләнде. Аның өчен үләннәрне бөтен авыл җыйды, ә төргәкләү белән авыл волонтерлары, китапханә һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре шөгыльләнде. Чәй составына җәй көне осталар җыйган мәтрүшкә, бөтнек, чия һәм карлыган яфраклары керә. Бу җыюга бер чеметем кара чәй өстәлде.

Ләкин Югары Чура халкының кайгыртуы чәй белән генә чикләнми. Геройлар посылкасына туган йортының җылысы һәм яратуы белән пешерелгән токмач та җибәрелде. Бу гади сыйлар, һичшиксез, сугышчыларга өй уңайлылыгы тойгысы китерәчәк һәм аларга үз илләреннән алган ярдәм турында искә төшерәчәк», – дип сөйләде китапханәче Лидия Азина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев